Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Орел шәһәре суды Иван Грозныйга һәйкәл куюны законлы дип тапкан
Россия Федерациясендә Иван Грозныйга беренче монумент 2016 елның 14 октябрендә рәсми рәвештә ачылган.
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Орел өлкә суды Орел шәһәр советының элекке депутаты Юрий Малютинның Богоявленский соборы янында Иван Грозныйга һәйкәл куюны законлы дип тапкан район суды карарына карата апелляциясен тикшергән. Бу хакта “Интерфакс”ка судның рәисе ярдәмчесе Динә Ягупова хәбәр иткән.
“Суд Заводской район суды карарын үз көчендә калдырды һәм Иван Грозныйга һәйкәл куюны законлы дип таныды”, - дип белдергән агентлыкка Ягупова.
Малютин монументны куюның законлы булуына каршы килгән. Ул аны "Детинец" археология һәйкәле һәм Орел ныгытмасы арасында урнашкан дип чыгыш ясаган.
2016 елның ноябрь аенда шәһәрнең Заводской район суды Малютинның дәгъвасын кабул итмәгән. Ул һәйкәл куелган вакытта барлык кагыйдәләр һәм процедуралар яраштырылган һәм монумент сакланган зонадан читтә төзелгән искәрткән.
Иван Грозный һәйкәле октябрь башында Богоявленский соборы янында, Ока һәм Орлик елгалары кушылган урында куелган. Россия Федерациясендә Иван Грозныйга беренче монумент 2016 елның 14 октябрендә рәсми рәвештә ачылган.
Иң элек монументны 3 августта, шәһәрнең 450 еллыгын бәйрәм иткән көнне ачарга ниятләнгән. Ләкин гражданнар, активистлар Грозныйга һәйкәл куюга каршы чыккан. Шуңа бәйле хакимият монутментны ачу тантанасын кичектереп торган һәм гражданнардан сораштыру үткәргән. Орелда яшәүче кешеләрнең күбесе аны кую өчен тавыш биргән. Иван Грозныйга монумент кую фикерен патриарх Кирилл да хуплаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз