news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орехово-Зуевода мәдәни бәйге танылган татар композиторлары истәлегенә багышлана

Мәскәү өлкәсендә "Россиянең мәдәни мирасы буларак татар халкының музыка сәнгате" фестивале үткәрелә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 2 декабрь көнне Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә Х өлкәкүләм "Россиянең мәдәни мирасы буларак татар халкының музыка сәнгате" ачык фестиваль бәйгесенең йомгаклау концерты узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары "Штаб"ы хәбәр итә. 
 
Быелгы бәйге Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов кебек танылган композиторлар истәлегенә багышланачак. 
 
Конкурста балалар сәнгать мәктәпләрендә, балалар музыка мәктәпләрендә һәм Мәскәү өлкәсенең мәдәни учреждениеләрендә белем алучы балалар катнашуга хокуклы. Яшь чикләве 7 дән 16 га кадәр. Аларның нинди милләттән булуы мөһим түгел. 
 
Катнашучыларга 7-9 яшь, 10-13 яшь һәм 14-16 яшь төркемнәренә бүлеп бәя биреләчәк.  Алар фортепиано, кыллы музыка уен коралы, халык музыка уен коралы, вокал номинацияләрендә ярышачак. 
 
Фестивальнең беренче туры белем бирү учреждениеләрендә уздырылса, икенче тур 30 ноябрь -1 декабрь  көннәрендә  Я.Флиер исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелер дип планлаштырыла. 
 
Заявкалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә, диелә фестиваль Нигезләмәсендә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100