news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орехово-Зуево татарлары Бөек Җиңү көне якынлашканда Җәлил укулары уздырачак

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган мәдәни чара өченче ел рәттән оештырыла.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә 28 апрельдә чираттагы “Җәлил укулары” узачак. Артистлар, шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, музыкантлар, талантлы балаларны бер мәйданга җыючы әлеге әдәби-музыкаль бәйрәмне шәһәрдә өченче ел рәттән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештыралар, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе хакимиятенең матбугат хезмәте. Бу проектның авторы - шагыйрь һәм композитор Стас Бакаев.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулган елда “Җәлил укулары” Орехово-Зуево шәһәренең “Мечта” мәдәни һәм ял итү үзәгендә үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100