news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән хәрбиләргә биш оклад күләмендә түләү каралган

Дәүләт бүләкләре, орденнар һәм медальләр алучыларга 5 оклад күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча каралган. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре яисә Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән һәм хезмәт иткәндән бүләкләүгә тәкъдим ителгән гражданнарга хәрби фондтан биш оклад күләмендә түләү каралган», - диде ул.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэрапортовский ур., 1/40 йорт, тел. 8843 221 44 52.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100