news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Орбан якындагы айларда Көнбатыш Украинага үз хәрбиләрен җибәрергә мөмкин дип саный

Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан көнбатыш илләренең Украинага үз хәрбиләрен җибәрү ихтималын кире какмый, дип тапшыра РИА Новости.

«Ике-өч ай элек күз алдына китерүе мөмкин булмаган нәрсәләр ике-өч айдан соң көндәлек вакыйгага әйләнә», - дип белдерде Kossuth радиосы эфирында Венгрия премьеры.

Ул Германиянең «кирәк-яраклар, каскалар җибәрербез», дип Украинага үлем коралы җибәрүдән баш тартуын мисалга китерде.

«Ә хәзер Германия Украинага Мәскәүгә кадәр һөҗүм итәрлек ракета системаларын тапшырсын, диләр», - дип билгеләде Орбан.

Элегрәк Франция Президенты Эмманюэль Макрон Парижда узган һәм Украинага багышланган конференция нәтиҗәләре буенча Көнбатыш илләренең махсус операция уздыру зонасына коры җир гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеген кире какмады. Аның бу сүзләре резонанс тудырды. Икенче көн иртәсендә күп кенә Европа илләре хакимияте хәрби контингентларны Украинага җибәрү турында сүз бармый, дип белдерде. Кремльдә әлеге карарның тискәре генә түгел, ә хәтта төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын билгеләделәр.

Кичә Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель Европа берлеге «Донбасс өчен үләргә бармаячак», дип белдерде.

19 мартта Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин Франциянең Украинага җибәрү өчен хәрби контингент әзерләве, беренче этапта аның 2 мең кешене тәшкил итәчәге турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot