news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанлылар сәяхәтләрне, сәламәтлеген һәм милкен иминиятләштерә

Иминиятләштерү финансларны саклауда мөһим алым булып кала бирә. Күп кенә казанлылар берьюлы берничә полис рәсмиләштерә, әмма күбесендә алар кирәк булачак дигән ышанычы юк. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматларында шулай диелә, алар «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, казанлыларның 31 процент медицина иминиятен рәсмиләштергән, 30 проценты - милкен, 27 проценты – сәяхәтләрне, ә 25 проценты пенсия тупланмаларын иминиятләштергән.

Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның 24 проценты гына иминият полисының булуы аларны тынычландыруын искәрткән. 35 проценты иминият полисы куркынычсызлык тойгысына йогынты ясамый, дип белдергән, ә 41 проценты аның әһәмияте турында гомумән уйламаган.

Респондентларның яртысына якыны яңа иминият продуктларына карата кызыксыну белдергән. Әйтик, 30 проценты - медицина иминиятен киңәйтергә, 20 проценты финанс куркынычы һәм мошенниклыктан яклауны рәсмиләштерергә тели, ә 14 проценты гаиләләр һәм якыннар өчен комплекслы иминиятләштерү белән кызыксынган. Шуның белән бергә, 36 проценты өстәмә полислар сатып алырга планлаштырмаулары турында хәбәр иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot