Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкының 75 проценты ясалма фәһем якындагы 30 елда тормышны үзгәртәчәк дип саный
Россиялеләрнең дүрттән өч өлеше якындагы 30 елда ясалма фәһем планетадагы тормышны үзгәртәчәк дип ышана, диелә «Россия» Илкүләм үзәге китергән тикшеренү нәтиҗәләрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Тикшеренүдә катнашучыларның күбесе (75 процент) алдагы үзгәрешләрне ясалма фәһем үсеше белән бәйли, дип билгеләп үтелә. Сораштыруда катнашучыларның 10 проценты бу - медицина үсешенә һәм гомер озынлыгы үсешенә, 9 проценты – мәдәниятне һәм кешелек кыйммәтләрен саклап калуга, 4 проценты – экологик проблемаларны хәл итүгә, 2 проценты галәмне үзләштерүгә йогынты ясаячак дип саный.
Респондентларның 45 проценты якындагы 20 елда ясалма фәһем үсеше тормышны уңайлырак итәчәгенә ышаныч белдергән, әмма кешеләр технологияләргә күбрәк бәйле булачак. Гражданнарның өчтән бере (33 процент) ясалма фәһем күп кенә һөнәрләрнең юкка чыгуына китерер дип курка. Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты фикеренчә, ясалма фәһем йогынтысы алай ук зур булмаячак. Оптимистларның 3 проценты ясалма фәһем үсеше нәтиҗәсендә тормыш сыйфатының сизелерлек яхшыруын көтә.
Хезмәткәрләрнең 30 проценты фәнни алгарыш аркасында аларга даими рәвештә яңа технологияләрне үзләштерергә туры киләчәк, дип ышана. 18 проценты эшче һөнәрләренә ихтыяҗ көчәюне көтә. 11 процент алар белән килешми, алар заводларда һәм предприятиеләрдә төп эшне акыллы машиналар башкарачак дип саный.
Тикшеренү «Новости Mail»ны укучылар арасында үткәрелгән, анда 50дән артык төбәктән 8 меңнән артык россияле катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз