news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча дөнья чемпионатының плей-офф сериясендә катнашучы командалар ачыкланды

Футбол буенча дөнья чемпионатының плей-офф сериясендә катнашучы командалар ачыкланды
Фото: © «Татар-информ»

2026 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабы тәмамланганнан соң плей-офф сериясендә катнашучы командалар билгеле булды.

1/16 финалда түбәндәге парлар бер-берсе белән очраша:

Көньяк Африка Республикасы – Канада,

Бразилия – Япония,

Германия – Парагвай,

Нидерланд – Марокко,

Кот-д’Ивуар – Норвегия,

Франция – Швеция,

Мексика – Эквадор,

Англия – Конго Демократик Республикасы,

Бельгия – Сенегал,

АКШ – Босния һәм Герцеговина,

Испания – Австрия,

Португалия – Хорватия,

Швейцария – Алжир,

Австралия – Мисыр,

Аргентина – Кабо-Верде,

Колумбия – Гана.

Турнирдан төшеп калучыны ачыклау буенча беренче уен бүген уза: Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә Көньяк Африка Республикасы һәм Канада җыелма командалары арасында матч башлана.

Гаити, Иордания, Гыйрак, Иран, Катар, Кюрасао, Яңа Зеландия, Панама, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Төркия, Үзбәкстан, Уругвай, Чехия, Шотландия һәм Көньяк Корея командалары турнирдан төшеп калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot