news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оппозиция җитәкчеләре Мәскәүдә матбугат очрашуы үткәрә

Оппозиция җитәкчеләре Мәскәүдә матбугат очрашуы үткәрә

(Уфа, 20 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның оппозиция көчләре Координация шурасы җитәкчеләре Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов белән «Русь» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Анатолий Дубовский Мәскәүгә китте. Алар башкалада Россия һәм чит илләрнең гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуы үткәрергә җыена.

Мәгълүм булуынча, 16 апрель көнне Уфада һәм Башкортстанның тагын уналты районында һәм шәһәрендә оппозиция көчләренең Мортаза Рәхимовны урыныннан алуны таләп иткән киң колачлы урам җыеннары булырга тиеш иде. Әмма бу җыеннарны башка вакытка кичектерергә туры килде, чөнки Мортаза Рәхимов яклыларның, республика районнарыннан меңнәрчә кеше китертеп, рөхсәт ителмәгән митинг үткәрәчәге мәгълүм булды. Урам җыеннарына чынлап та Башкортстанның иң ерак районнарыннан да, гамәлдәге хакимиятләрне яклаган кешеләр 150 автобуста килде. Шул көнне иртән иртүк оппозиция көчләре җитәкчеләре Рамил Бигнов, Анатолий Дубовский һәм Айрат Дилмөхәммәтов Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә чакыртып алынды һәм аларны анда алты сәгать буе тотып сорау алдылар. Шул ук вакытта Рәхимов тарафдарлары (ә алар сафында зур күпчелеге башкорт милләте вәкилләре һәм башкорт милли оешмалары әгъзалары иде) иркенләп митинг оештырды һәм «Башкортстан башкортлар өчен» дигән шигарьләр рухында чыгышлар ясады. «Башкорт яшьләре берлеге» вәкилләре урам җыенына үзләре тектереп алган хәрби киемнәрдә килгән иде. Иң йөгәнсезләнүчеләр дә алар булды.

Оппозиция көчләре җитәкчеләре бүген Мәскәүдә журналистлар белән очрашуда 16 апрельдә Уфада булган вакыйгалар хакында тәфсилле мәгълүматлар бирәчәк һәм алдагы көннәргә уй-ниятләре белән уртаклашачак. Мәгълүм булуынча, оппозиция көчләре 1 майда Уфада һәм башка шәһәрләрдә тагын урам җыеннарын оештырырга әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot