Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оперштаб: Татарстанда мәгълүматларны чагыштыру өчен повестка өләшү дәвам итәргә мөмкин
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмә үтәлүен хәбәр иткәннән соң да, татарстанлыларга аерым очракларда повесткалар килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан оператив штабының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татарстан хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин аңлатканча, хәзер повесткалар вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларга (срочникларга) җибәреләчәк. Кайбер очракларда повесткалар хәрби комиссариатларның эчке эшләрен төгәлләштерү өчен дә җибәрелергә мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләр хәрби комиссариатка үзләре турында мәгълүматларны төгәлләштерү өчен мөстәкыйль рәвештә дә килә ала.
Котин белдергәнчә, хәзерге вакытта хәрби комиссариатның төп эше вакытлы хәрби хезмәткә көзге чакырылышны оештыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз