news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Операторлар эчке челтәр роумингын майда бетерер дип көтелә

Монополиягә каршы хезмәт җәй көне "Вымпелком", "Мегафон", МТС һәм Tele2 операторларына челтәр эчендә роумингка югары бәяләр өчен кисәтү ясады.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы хезмәт Россия операторлары эчке челтәр роумингына тарифларны акрынлап төшерер һәм 2018 елның маенда проблема хәл ителер, дип көтә. Бу хакта Монополиягә каршы хезмәте ведомствосы җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин белдергән, дип җиткерә "Риа Новости".

Монополиягә каршы хезмәт җәй көне "Вымпелком", "Мегафон", МТС һәм Tele2 операторларына челтәр эчендә роумингка югары бәяләрне бетерү буенча кисәтү ясады. Монополиягә каршы хезмәт бу кисәтүне 2018 елның гыйнварына кадәр үтәү срогы куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot