news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оператив штаб: Коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә

Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган 476 кешене хастаханәгә озатканнар, бу моннан алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда 31,5 процентка азрак. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта шулай дип белдерделәр. Бу хакта «Российская газета» яза.

19 төбәктә хастаханәгә озатылган пациентлар санының – артуы, 49 төбәктә кимүе күзәтелә. Россиянең 17 субъектында вазгыять үзгәрешсез калган.

Бер тәүлек эчендә 3 694 кеше терелгән, бу 2023 елның 7 гыйнвары белән чагыштырганда 17,2 процентка азрак (бу авыруларның гомуми саны кимүе белән бәйле).

Коронавирус инфекциясенең 3 127 яңа очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә 45 кеше вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100