Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оператив штабта ковидка каршы чараларны көчәйтү мәсьәләсе әлегә каралмаган
«Хәзер вазгыятьне атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабында Татарстан территориясендә инфекциягә каршы чараларны көчәйтү турында әлегә сүз бармаган.
«Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм илнең тагын кайбер субъектларында чараларны көчәйттеләр. Татарстан штабында әлегә бу мәсьәлә каралмады. Моннан бер ай элек республикада авыручылар артуын күрдек, әмма соңыннан инфекция йоктыручылар саны кимеде. Хәзер тагын бераз арту күзәтелә. Атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков
Министр татарстанлыларга коронавирустан вакцинация ясатуны сайларга киңәш итте.
«Безнең ике юл бар: авырып, госпитальгә ятарга, яки вакцинация ясарга. Соңгысына килгәндә, вакцина ясатыр өчен халыкка барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Республикада барлык өч вакцина: „Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ бар», — диде Марат Садыйков Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз