news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина Forbes рейтингына кергән

Опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина Forbes рейтингына кергән
Фото: https://www.bashinform.ru, Георгий Шишкин

Башкортстан опера җырчысы Айгөл Әхмәтшина Forbesның «30га кадәр 30» рейтингына кергән. Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты үзе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән һәм казанышларын тану һәм хуплау өчен рәхмәт белдергән, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Әлеге рейтингка һөнәри берләшмәдә бөтенроссия һәм глобаль дәрәҗәдә 30 яшькә кадәр танылуга ирешкән күренекле шәхесләр керә. Бу – перспективалы яшь эшмәкәрләр, идарәчеләр, финансчылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, спортчылар, дизайнерлар, яңа медиа йолдызлары, социаль проектлар авторлары.

Жюри, экспертлар советы һәм редакция номинантлар исемлегеннән Топ-30ны сайлап ала. Укучылар да Forbes сайтында 15 майга кадәр дәвам итәчәк онлайн-тавыш бирү ярдәмендә үз өлешен кертә ала. «30га кадәр 30» рейтингы Forbes журналының июнь санында һәм forbes.ru сайтында майның икенче яртысында чыгачак.

Айгөл Әхмәтшина Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында туган. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Йосыпова классы буенча Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Айгөл Әхмәтшина дөньякүләм танылган Decca Classic классик музыка лейблының эксклюзив артисты – соңгы 30 елда контракт төзегән беренче меццо-сопрано булган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100