Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Опера җырчысы Вероника Джиоева Казанда татар телендә җырларга тели
Вероника Джиоева Казанга декабрьдә килергә планлаштыра.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Александра Комарова). Россиянең атказанган артисты опера җырчысы, башкалада узган ялларда Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкарган Густав Малерның 8 нче номерлы симфониясендә солист булган Вероника Джиоева «Татар-информ»га биргән интервьюсында, агымдагы елның декабрендә янә Казанга килергә һәм татар телендә җыр җырларга планлаштыруын әйтте.
«Кызганыч, юк. Тик мин Альбина Шаһиморатованың (ТРның халык артисты — Т-и иск.) татар җырларын ничек башкаруын берничә тапкыр тыңладым - бу искиткеч! Искитәрлек матурлык. Үз тавышым өчен нинди дә булса җыр сайларга теләр идем», - диде җырчы «Татар — информ» корреспондентының татар телендә җырлыйсызмы дип соравына җавап итеп.
Вероника Джиоева декабрьдә янә Казанда чыгыш ясарга мөмкин булуы турында белдерде. «Ел азагында мин сезгә тагын җырларга килермен, мөгаен», - диде ул һәм тагын бер хыялы турында сөйләде.

«Минем хыялым бар — төрле халыкның: рус, украин, белорус, татар, осетин, яһүд, әрмән халыкларының җырларын яздырырга телим. Берәр җыр яздырсаң, миңа калса, бик матур булыр», - дип йомгаклады җырчы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз