news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера җырчысы Мая Кулиева вафат

Мая Кулиева – Төркмәнстан тарихындагы Европа музыкантлары әсәрләрен башкарган беренче опера җырчысы.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). СССРның халык артисты, опера җырчысы Мая Кулиева Ашхабадта 98нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Мая Кулиева – Төркмәнстан тарихындагы Европа музыкантлары әсәрләрен башкарган беренче опера җырчысы.

Артистка үз карьерасын 1941 елда Мәхтүмколый исемендәге Төркмән дәүләт опера һәм балет академия театрында башлый. Аннары шул ук театрның опера солисты, баш режиссеры һәм режиссер-куючысы була.

1943 елда Кулиева Төркмәнстан ССРның атказанган артисты, тугыз елдан соң Төркмәнстан ССРның халык артисты, 1955 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.

2008 елда Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов указы белән Мая Кулиевага «Төркмәнстан Герое» дигән мактаулы исем бирелә. Аңа Алтын ай медален тапшыралар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100