news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера һәм балет театрының балет труппасы Аурупага сәяхәткә китәчәк

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ноябрь аена бай программа әзерли

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры ноябрь аена бай программа әзерли. Ай башында театр үз тамашачысын Петр Чайковскийның “Щелкунчик”, Сергей Прокофьевның “Ромео һәм Джульетта” һәм Фикърәт Әмировның “Мең дә бер кичә” балетларына чакыра.
14 ноябрьдә театр артистларының Staatsopera Tatarstan дигән көзге сәяхәт кысаларында Аммерсфорте шәһәрендә соңгы тапкыр “Искатели жемчуга” операсы күрсәтелә. Аннан соң труппа Казанга кайту юлына чыга. Шул вакытта балет труппасы Көнбатыш Аурупа илләренә сәяхәткә китә. 17 ноябрьдә биючеләр Людвиг Минкусның “Баядерка” спектаклен Франциянең Le Mans шәһәре халкына тәкъдим итәчәк.
21 ноябрьдә театр сәхнәсендә “Риголетто” операсы уйналачак. Аның премьерасы быелның февралендә күрсәтелә. Баш партияләрне Россиянең атказанган артисты Василий Святкин, Петр Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты Альбина Шәһиморатова һәм Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди башкарачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100