news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Опера һәм балет театрында — Казан хореография училищесының хисап концерты
Гала-концерт кысаларында училищеның чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылачак
Скопировать ссылку
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 17, 18 июнь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан хореография училищесының хисап концерты була.
Әлеге программа — уку йортының еллык эшчәнлегенә йомгак ул. Концертның сәнгать җитәкчесе — Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Александр Полубенцев.
Программа кысаларында классик һәм заманча хореографик композицияләр, шулай ук төрле милли биюләр тәкъдим ителәчәк. Тамашачыларны шулай ук балет мәктәбенә багышланган “Класс-концерт” дип исемләнгән мини-спектакль дә көтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: училищены быел 15 биюче тәмамлый. Аларның 11е М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырылган, 2се Мәскәүгә һәм янә 2се Санкт-Петербургка юл алачак.
18 көнне, Гала-концерт кысаларында, училищеның чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot