news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера һәм балет театры сәхнәсендә – “Щелкунчик”

Яңа ел каникуллары вакытында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында балалар өчен кызыклы спектакль уйналачак

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел каникуллары вакытында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында балалар өчен кызыклы спектакль уйналачак. Театр артистлары Петр Чайковскийның Раштуа бәйрәменә багышланган “Щелкунчик” балеты белән сөендерәчәк.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спектакльләр 30 декабрьдә һәм 2-10 гыйнвар көннәрендә 10 сәгать 30 минутта һәм 14 сәгать 30 минутта уйналачак. Аннан битәр, театр фойесында куелган Яңа ел чыршысы янында балаларны һәм ата-аналарны Кыш бабай һәм Кар кызы каршылаячак.

Спектакльдә хореография һәм яктылык бизәлеше, яңа проект авторы – Россия атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Полубенцев. Ул Казан балет мәктәбе белән күптәннән хезмәттәшлек итә. “Шелкунчик” балетында автор Гофман әкияте сюжетына үзенчә якын килә. Спектакль уйналышына Казан хореография училищесының 11 мөгаллиме, шәкертләре җәлеп ителә. Балетта баш партияләрне Софья Сергеева, Саша Кожевникова, Карина Хәбибуллина, Настя Никонова, Никита Жестков, Фаяз Вәлиәхмәтов, Игорь Лиханов; Настя Егорова, Инна Роженцова, Айсылу Галиуллина, Юля Мельникова һәм башкалар башкарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100