news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОПЕКның нефть чыгаруга чикләү кертү фонында “Татнефть” акцияләре үсештә

Россия нефть компанияләре акцияләре, нефтькә бәяләр артуына ияреп, үсеш күрсәтте.

  (Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Мәскәү биржасында сәүдә ачылганда “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең гадәти акцияләре 1,3 процентка , ә өстенлекле акцияләре – 1,6 процентка кыйммәтләнгән. Россиянең башка нефть компанияләрендә дә шуңа охшаш хәл күзәтелә.

ОПЕКка (ул нефтьне читкә чыгара торган илләрне үзенә алган халыкара хөкүмәтара компания) кергән илләр 2016 елның 30 ноябрендә нефть суырту күләмен, 2017 елның гыйнварыннан башлап, тәүлегенә 32,5 млн баррельгә кадәр калдырып кыскарту турында карар кабул иткән иде. Шушы карар фонында нефть бәяләре өскә үрмәләде. “Brent” маркалы нефть бүген 4,34 процентка арткан.

Бу уңайдан ОПЕК илләре инициативасын хупларга әзер булулары турында Россия энергетика министры Александр Новак һәм Россия Президенты Владимир Путин моңа кадәр кат-кат билгеләп узганын искәртү урынлыдыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100