news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ОПЕК+ 2027 елга квоталар билгеләүнең яңа алымнарын тикшерә башлады

Видеоконференция форматында ОПЕК+ мониторинг комитетының утырышы башланды, анда альянска керүче илләр нефть базарындагы хәлне анализлый. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Комитет традицион рәвештә хәзерге базар шартларын бәяли һәм ОПЕК+ илләре өчен нефть чыгару күләмнәре буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Хәзер мондый очрашулар ике айга бер тапкыр уза – моннан алдагысы 1 октябрьдә булган иде.

Бу юлы мониторинг комитеты утырышыннан соң, елга ике тапкыр үткәрелә торган ОПЕК+ ның гомуми министрлар очрашуы да планлаштырылган. Альянста катнашучылар нефть чыгаруның максималь куәтен билгеләү механизмын тикшерергә ниятли.

Искәртеп үтәбез, май аенда ОПЕК+ министрлары оешма секретариатына дәүләтләрнең җитештерү мөмкинлекләрен бәяләүдә бердәм алым әзерләргә кушты – бу механизмны 2027 елга нефть чыгаруның база дәрәҗәләрен формалаштыруда кулланырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot