news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОПЕК илләре нефть табуны киметү турында килешүгә ирешкән

Нефть табуны тәүлегенә 1,2 млн баррельгә киметеп, 32,5 млн баррельгә калдыру ниятләнә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Вена саммитында катнашучы Нефть экспортлаучы ил оешмалары (ОПЕК) нефть табу күләмен киметү турындагы килешүгә иреште. Бу хакта Bloomberg агентлыгы исемен белдермәгән делегат сүзләренә сылтама белән хәбәр итә, дип яза Republic.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, нефть табуны тәүлегенә 1,2 млн баррельгә киметеп, 32,5 млн баррельгә калдыру ниятләнә.

Бүген алданрак килешү Ливиягә һәм Нигериягә кагылмый, дип хәбәр ителде. Шулай ук Иран нефть табуны санкцияләр билгеләнгәнгә кадәрге дәрәҗәдә калдырыр дип көтелгән иде.  Алжир, Венесуэла һәм Гыйрак нефть табуны киметүгә әзер булулары турында белдерде.

ОПЕКта билгеләп үтүләренчә, Россия шулай ук нефть табуны киметергә тиеш. Шул ук вакытта, Иран нефть сәнәгате министры Биджан Занган сүзләренчә, Россия нефть табуны киметергә әзер булуын белдергән. Әмма Россия Энергетика министрлыгында картель ахыргы карарга килмичә үз карашларын белдермәскә карар кылганнар.

Искәртеп үтик: соңгы берничә айда Россия, шулай ук ОПЕК та рекордлы күләмдә нефть тапкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100