Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия аэропортларында самолетка биометрия буенча утырту опциясен кертергә ниятлиләр
Россия Транспорт министрлыгы илнең барлык аэропортларында самолетка биометрия буенча утырту мөмкинлеген кертергә ниятли. Транспорт министры Андрей Никитин Россия Президенты Владимир Путинга шул хакта хәбәр итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Очрашуда яклар транспорт комплексының төп проектларын гамәлгә ашыру, пассажирлар йөртүнең уңайлылыгын арттыру, шулай ук тармак өчен кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар.
Биометрик идентификация хәзерге вакытта Пулково һәм Шереметьево аэропортларында эшли.
«Биометрик идентификация хәзер Пулковода һәм Шереметьевода эшли, алга таба аны барлык аэропортларда да кертәчәкбез», – диде Никитин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз