news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уку елын онлайн тәмамлау сәбәпле, 1 сентябрьдә укучыларның белемен тикшерәчәкләр

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларының белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен махсус программа әзерләгән.

Уку елын онлайн тәмамлау сәбәпле, 1 сентябрьдә  укучыларның белемен тикшерәчәкләр
Илнар Төхбәтов

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте.

«Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында белемдә нинди дә булса „бушлыклар“ барлыкка килгән икән, безнең укучыларга һәм кирәк булганда укытучыларга да ярдәм итү өчен махсус программа әзерләнгән», — диде министр.

Мәгариф министры әйтүенчә, өйдә уку аркасында барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерергә, «белем нәтиҗәләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә» ярдәм итәчәк.

Алдарак «Татар-информ» 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән форматта узачак дип язган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot