news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онлайн-кассалар сайлаганда 10 файдалы киңәш

2018 елның 2 июленә кадәр сәүдә һәм патент тармагында һәм ЕНДВ да эшләүче, шулай ук вендингта хезмәт куючы кече бизнес онлайн-кассаларга күчәргә тиеш.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Касса реформасының иң кызган чагы. 2018 елның 2 июленә кадәр ялланган эшчеләр белән эшләүчеләр, сәүдә һәм патент тармагында һәм ЕНДВ да эшләүче, шулай ук вендингта хезмәт куючы кече бизнес онлайн-кассаларга күчәргә тиеш.

2017 елда рубикон автоматизациясенә күчкән компанияләр үз хаталарында тәҗрибә туплады. Яңа дулкында эшмәкәрләргә онлайн-кассалар сайлаганда күпкә җиңелрәк булачак. Базарда, бай функционалга һәм файдалы сервиска ия булган, шактый очсыз һәм куллану өчен җиңел булган продуктлар барлыкка килде. Ләкин бу җиңел суларга сәбәп түгел. Онлайн-кассалар, программалар белән тәэмин итү җыелмалары һәм алар өчен болытлы кушымталар җитештерүче “Эвотор” компаниясе белгечләре, онлайн-кассалар сатып алганда төп 10 кагыйдәне истә тотарга куша.

1. Канун таләпләрен исәпкә алыгыз. 54-ФЗ федераль законына онлайн-кассалар сайлаганда күз уңында тотарга тиешле кайбер төзәтмәләр һәм төгәллекләр кертелде. Мәсәлән, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр аерым реформа “дулкынына” карый, алар өчен онлайн-кассаларга күчү 2019 елның 1 июленә кадәр озынайтылды. Ләкин сез хезмәт күрсәтеп кенә калмыйча, нәрсә дә булса сатасыз икән (ә мондый очраклар матурлык салоннарынңда еш очрый) касса 2018 елның 1 июленнән пәйда булырга тиеш.

2. Перспектива турында уйлагыз. “Кирәк икән кирәк” – күп кенә эшмәкәрләрнең девизы. Бардым, сатып алдым, көйләп куйдым, кулланам – беркем дә бәйләнә алмый. Нәтиҗәдә, күпмедер вакыттан соң, бизнес өчен күп кенә өстәмә көйләнешләрне кулланырга кирәклеге, әмма җайланма функционалының моны рөхсәт итмәве ачыклана. Бизнес таләп иткәндә нәрсәнедер өстәргә, бетерергә мөмкин булган җайланма сайлагыз – кыйммәтле, яңа касса сатып алырга туры килмәс. “Эвотор”ның берничә мең квалификацияле хезмәттәшләре бар. Офислары, кибетләре һәрбер төбәктә бар - алар нәкъ сезгә кирәк булган модельне, сервисны сайларга, көйләп бирергә һәм эшне башларга ярдәм итәчәкләр.

3. Беренче урында сыйфат, бәя – икенче урында. “Бары тик бүген генә һәм бары тик сезнең өчен генә” дигән ымсындыргыч тәкъдимнәргә алданырга кирәкми. Нәтиҗәдә, мәсәлән, касса эчендә фискаль җайланманың юклыгы ачыкланырга мөмкин (ә бу исә бәягә шактый өстәмә). Яки, касса комплектта булмаган, ә аерым сатыла торган, махсус җайланма яки проограмма белән эшли. Яки тагын бер вариант – очсыз касса аласыз, ә ай саен аңа “хезмәт күрсәтү” өчен түләргә туры киләчәк. “Эвотор” барлык смарт-терминаллары, касса функцияләрен, товарны исәпкә алуны, ташламаларны үз эченә ала, программа белән тәэмин итү өчен айлык акча түләү каралмаган. Шулай ук, бизнес белән идарә итү өчен шәхси кабинетка керү мөмкинлеге һәм “Эвотор.Маркет”тан функционалны киңәйтүче берничә дистә бушлай программалар тәкъдим ителә. Фискаль җайланма “акыллы” кассага шулай ук урнаштырылган.

4. Үз бизнесыгызның ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. Һәр бизнес та үзенчәлекле: бер эшмәкәр 1С куллана, ә икенчесе “МойСклад” программасы белән эшли, кемгәдер сканер кирәк, башкасына юк, чөнки ассортимент аз булырга мөмкин. Чиратлар белән изаланганнар өчен – кассаның тиз эшләве мөһим, читтә эшләүче өчен – җыйнаклылылык һәм автоном булу кирәк. “Эвотор” онлайн-кассаларны проектлый һәм җитештерә, эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын аңлап, алар өчен программалар яза. “Эвотор” линейкасында төрле харатеристикага ия булган 4 модель бар. Кирәкле техник таләпләре булган онлайн-кассаны сайлап алу авырлык тудырмый. Ә “Эвотор. Маркет” сервисы нәкъ хуҗасына кирәкле кассаны ясарга ярдәм итә: товарларны исәпкә алучы куәтле система яки гади товар редакторы, тулысынча лояльлек программасы булган яисә чекта гади реклама белән.

5. Күбрәк акча эшләү мөмкинлеген кулланыгыз. Россиядә күп кенә эшмәкәрләр исәп-хисапны Excel таблицаларында яки дәфтәрләрдә алып бара. Әлегә базарда бары тик төймәле җайланмалар, катлаулы һәм йөзәр меңлек POS-системалар бар, башка вариантлар юк. Ләкин смарт-терминаллар барлыкка килү белән кече бизнес өчен ситуация үзгәрде: хәзер җайланмаларны 18-20 меңгә дә алырга була, ул закон таләп иткәнчә, чек сугып кына калмый, ә товарлар белән дә, клиентлар белән дә эшне җайлый, хезмәткәрләрне контрольдә тота. Заманча онлайн-касса булдырып, эшмәкәр мондый төрдәге эшләр өчен миллионлаган сумнар һәм йөзләгән кеше-сәгатьләр бетерүче зур челтәрләр белән көндәшлек итә ала. “Эвотор” кече бизнеска мондый мөмкинлекләрне “берничә басып алу”га һәм берничә дистә яки йөз сумга, хатта бушка да бирә.

6. Кушымталарга игътибар итегез. “Эвотор” кассалары өчен 200 артык кушымталар эшләнгән. Алар стандарт онлайн-кассаларның фнукционалын шактый киңәйтә һәм эш барышын автоматлаштыру өчен бик күп яңа мөмкинлекләр бирә. 1С программасында мәгълүматлар алмашын тәэмин итүче, суммаларны түгәрәкли, хезмәткәр касса артында булмаганда хезмәт күрсәтә торган кушымталар бар. Онлайн-кассалар теләсә кайсы бизнеска яраклаша. Кофейнялар яки курьер хезмәте, хәтта акча алучы түгел, ә акча бирүче, ломбардлар өчен дә махсус язылган кушымталарны алырга була. Мәсәлән, рестораннар өчен, “Олевье” салаты өчен күпме кишер яки борчак кирәк булганын сану өчен, ингредиентларга бүлүче сервислар бар. Шулай ук тар белгечлекләр буенча кушымталар бар – әйтик, велосипедларны прокатка бирүче бизнес, ул велосипедны биргән һәм алган вакытны автомат рәвештә билгели.

7. Салым вычетларын кулланыгыз. Әгәр сез ЕНВД дагы яки “патенттагы” шәхси эшмәкәр икән, һичшиксез салым вычеты алу өчен гариза языгыз – касса бәясен, аны кушу, көйләү буенча хезмәтләрне, дәүләт 18 мең сумга кадәр компенсацияли. Чагыштырмача бәяле онлайн-кассаларга игътибар итегез – алар арасында шактый функциональ булганнары бар, шул исәптән, 17 900 сумга Эвотор 7.2 моделе. Бу бәягә фискаль туплама һәм база функцияләре җыелмасы кергән (сезгә ай саен программа белән тәэмин итү өчен түләргә туры килмәячәк). Сезнең чыгымнар: фискаль мәглүматлар операторы хезмәте (ОФД), аларны салым хезмәтенә тапшыру (бу елына якынча 3 000 сум), интернетка тоташтыру (интернет кертелмәгән булса, аена 100-120 сум түләп, сим-карта ярдәмендә), шулай ук, җиһазлар (сканер, пинпад һәм сез куллана торган башка җайланмалар) һәм база җыелмасыннан тыш сервислар.

8. Түләүләрне киметегез. “Эвотор” онлайн-кассасын, мәсәлән Сбербанктан арендага алып торырга була. Бәясе аена 1300 сумнан башлана. Кассаның бәясен тулысынча түләргә әзер түгелсез икән, сезгә аренда ярдәм итә. Сез эшкә әзер 54-ФЗ нигезендәге җиһаз аласыз, тарифына карап аны ФСН да теркәп бирәчәкләр, алмаш җиһаз тәкъдим итәчәләр, ОФД хезмәтләрен түләячәкләр.

9. Ахырга кадәр сузмагыз. Закон тарафыннан дата төгәл билгеләнгән – 2018 елның 1 июле, әлеге дата якынайган саен базарда онлайн-кассаларга сорау арта гына. Өстәмә этәргеч буларак – салым вычетына 2018 елның 1 июленә кадәр теркәлгән эшмәкәрләр генә дәгъва итә ала. Ә фискаль мәгълүматлар буенча эре оператор булып саналучы “Платформа ОФД”, 1 июльгә кадәр ЕНДВ һәм ПСН бизнеслары өчен бушлай куллану вакыты ачты.

10. Яңа технологияләр. Курыкмагыз. Онлайн-кассалар һәм кушымталар ярдәмендә эшмәкәр ур челтәрләр белән ярыша ала – “Эвотор” кече бизнес белән алдынгы экспертиза белән бүлешә. Әгәр сез яңа смартфонны көйләп, анда кирәкле кушымталарны йөкли аласыз икән, димәк, заманча онлайн-кассалар белән дә эшли аласыз дигән сүз. Ә озакламый аны ярата да башларсыз – яңа технологияләр белән куллану мөмкинлеге бирә торган “Эвотор” смарт-терминаллары эшмәкәрләргә артык эштән котылырга һәм күбрәк акча эшләргә ярдәм итә. Бу гади, төймәле телефоннан айфонга күчкән кебек – аерманы тоегыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100