news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онлайн займнар бирүнең яңа кагыйдәләре 1 марттан үз көченә керә

Россиялеләр 1 марттан микрофинанс компанияләрендә онлайн-займны паспорт сериясе буенча гына рәсмиләштерә алмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев хәбәр итте.

«1 марттан микрофинанс компанияләрен (МФК) займны дистанцион рәсмиләштергәндә клиентны бердәм биометрия системасы аша идентификацияләүне таләп итә торган норма үз көченә керә. Шәхесне бердәм биометрия системасы аша расламыйча онлайн-займ бирелергә тиеш түгел», - дигән Гусев «РИА Новости» белән әңгәмәдә.

Аның сүзләренчә, беренче этапта әлеге таләп физик затларга 1 млн сумга кадәр займ бирергә һәм облигацияләр урнаштырырга хокуклы микрофинанс компанияләренә кагылачак. 500 мең сумга кадәрле сумма белән эшләүче микрокредит компанияләре өчен күчеш чоры 2027 елның язына кадәр дәвам итәчәк.

Гусев билгеләп үткәнчә, элек җинаятьчеләргә займ рәсмиләштерү өчен шәхси мәгълүматлар җитә иде, ә хәзер биометрия аша шәхесне раслау яки офиста клиентның шәхсән булуы таләп ителәчәк.

Депутат бәяләвенчә, займнарның шактый өлеше бүген дистанцион рәвештә рәсмиләштерелә, ә мәҗбүри биометрик идентификация кертү хокук бозулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot