Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин белән туры элемтә башланды
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланды.
Искәртик, Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый, ул быел «Туры элемтә» белән бергә булачак. Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.
Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.
Элегрәк Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, программа барышында берничә дистә сорауга җавап бирү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Әмма һәр бирелгән сорау соңрак аерым карала. Алар ел дәвамында хәл ителә. «Әмма һәр мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкләр», - диде матбугат сәркатибе.
Беренче тапкыр Путин россиялеләр белән аралашу өчен туры эфирга беренче срокка сайланганнан соң 1,5 ел узгач - 2001 елның 24 декабренә чыкты. Узган ел «Туры элемтә» дә, зур матбугат конференциясе дә үткәрелмәде. Шулай итеп, бүген чара соңгы ике елда беренче тапкыр уздырыла һәм юбилей, егерменче туры эфир булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз