news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онлайн карталарны татар авыллары фотолары белән тулыландыру өчен яңа бәйге игълан ителде

Онлайн карталарны татар авыллары фотолары белән тулыландыру өчен яңа бәйге игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Миллиард.Татар» басмасы, онлайн карта сервисларын татар авыллары фотолары белән тулыландыру максатыннан, «Безнең авыл» фотобәйгесен игълан итә.

«Миллиард.татар» проектының креатив директоры Илгизәр Вахитов аңлатканча, бәйгенең максаты – татар дөньясы һәм Татарстан белән бәйле объектларны цифрлаштыру, татар авылларының фотобанкын булдыру һәм «Яндекс», «2ГИС» кебек онлайн картографик сервисларның базасын тулыландыру. Татарстандагы авыллар гына түгел, чит төбәкләрдәге татар авылларының фотолары турында да сүз бара.

«Без шуңа игътибар иттек: онлайн карталарда Актаныш, Норлат һәм башка кайбер авылларның бер фотосы, панорамасы юк, спутниктан фото гына бар, анысы да яңа түгел. Шул максатлардан без бәйге игълан итәбез. Приз фонды – 9,5 мең сум. Шулай ук бәйгедә видео белән дә катнашырга була. Видео белән җиңүчегә «акыллы колонка» бирелә», – диде ул.

Бәйгене үткәрүгә Мәрҗани исемендәге Тарих институты да теләктәшлек белдергән. Институт директоры Радик Салихов сүзләренчә, авыллардагы тарихи һәм мәдәни байлыкларны күрсәтү мөһим.

«Безнең илебез, Татарстанның тарихы бай. Бу байлык, беренче чиратта, авылларда, тарихи шәһәрләрдә саклана. Бүген визуаль белемне системалаштырырга кирәк. Авылларда яшәүчеләр, яшьләр туган җирләрен ничек күрә, шуны безгә дә җиткерсен иде. Бәйге Татарстанның уникаль почмакларын танытырга ярдәм итәр, бу шулай ук туризмны үстерүнең бер факторы була ала», – диде ул.

Фотограф Рамил Галиев «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән вакытта төшерелгән аклы-каралы авыл күренешләрен күрсәтте. Хәзерге авылларның торышын күзаллау өчен фотолар аз, ди ул. «Авыл җирлегендә төшерелгән фотолар аз. Үземнең архивларны карадым да, заманча авылларның фотолары аз булуын күрдем. Гомумән фотолар аз булу хәзерге авылны күзаллау, аңлау өчен тулы мөмкинлек бирми. Мин бу бәйгене хуплыйм, бу зур эш булачак. Үзебезнең авылларга яңа караш өчен бер мөмкинлек», – ди ул.

Һәвәскәр фотограф Вячеслав Кириллин эшләрне онлайн карталарга кертү өчен махсус кулланма ясаган. «Төрле сервисларда авылларның фотолары бик аз. Күп кешедә телефон бар, ә күп кенә мәчетләр, күлләр, инешләрнең фотолары юк», – ди ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон газетасы һәм «Сөембикә» журналлары да бәйгене үткәрүдә хезмәттәшлек күрсәтә. Бәйгенең нигезләмәсе белән «Миллиард.Татар» сайтында танышып була.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100