Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онкология һәм йөрәк авыруларыннан интегүче пациентлар өчен цифрлы игезәкләр булдырылачак
Онкология һәм йөрәк авыруларыннан интегүче пациентларның беренче цифрлы игезәкләре ел ахырында барлыкка киләчәк. Бу виртуаль авырулар булачак, аларда табиблар чирләрне өйрәнә, аларның ничек узуын фаразлый, шулай ук һәр кешегә аерым һәм аеруча нәтиҗәле терапия сайлый алачак. Бу хакта «Российская газета» Сеченов Университетына сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, «цифрлы игезәкләр» булдыру тар белгечләргә йөкләнешне киметергә һәм табибларны авыр операцияләрдән азат итәргә мөмкинлек бирәчәк, дәвалауны тагын да нәтиҗәле итәчәк.
Әйтик, университетта онкологик авыруларның цифрлы игезәкләрен булдыру өчен үпкәләре, сөт бизләре, эчәк һәм башка органнарында яман шеш булган авыруларның кан, плазма, сүл, шулай ук башка биологик үрнәкләре (барлыгы биш меңнән артык) тупланган инде.
Тикшеренүләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Өстенлек 2030» федераль программасының «Цифрлы биодизайн һәм персональләштерелгән сәламәтлек саклау» фәнни проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Әлеге эштә лаборатор, функциональ һәм молекуляр-генетик мәгълүматларның берләштерелгән анализы өчен ясалма интеллект элементлары кулланыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз