Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онкология һәм гематология бүлегендә дәваланучы 5 меңнән артык балага бүләк тапшырачаклар
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары үткәрә торган «Батырлык тартмасы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында биш меңнән артык нәни пациентка бүләкләр тапшырачаклар. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция 10 ноябрьдә бөтен илдә башлап җибәрелде. Республика халкы анда актив катнашты. Акциянең максаты – онкология һәм гематология бүлекләрендә дәваланучы балаларны сөендерү һәм аларга авыру белән көрәшергә ярдәм итү.
Партия тарафдарларының төбәк координация советы рәисе Ксения Дромняк билгеләп үткәнчә, битараф булмаган татарстанлылар, балалар бакчалары, мәктәпләр, уку йортлары һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлар ярдөм җыю пунктларына бүләкләр китерә.
Барлык бүләкләр медицина учреждениеләренә – район үзәк хастаханәләренә, муниципаль районнарның балалар бүлекләренә һәм Республика клиник балалар хастаханәсенә җибәреләчәк.
«Бердәм Россия» тарафдарлары оештырган «Батырлык тартмасы» акциясе 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда 150дән артык ярдәм җыю пункты эшли. Уенчыкларны эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр алып килергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз