news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онкология авырулы Айгөл Фазыйлова гистология нәтиҗәләре турында сөйләде

Март ахырында яман шешнең 4нче стадиясе булган 31 яшьлек хатын операция ясаткан.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казанда яшәүче яман шеш авырулы Айгөл Фазыйлова гистология нәтиҗәләре турында сөйләде. Айгөл авыруын белеп, улын гаиләгә алучы булмасмы дип эзләгән иде.

«Шушы көннәрдә операциядән соң гистологияне алдым, нәтиҗә яхшы! Яман шеш күренми!» - дип язган ул ул Instagram битендә.

Шулай ук ул 23 апрельдә баш миенә МРТ ясаулары һәм барлык органнарының компьютер томографиясен эшләүләре турында сөйләде. Шулай ук барлык абүнәчеләренә җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде.

Март ахырында яман шешнең 4нче стадиясе булган 31 яшьлек хатынга операция ясаганнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казаннан онкология авырулы Айгөл Фазыйлованың улын гаиләгә алырга әзер булучыларның саны бөтен ил буйлап ярты миллионга җыелуын хәбәр иткән иде. Айгөл һәм аның алты яшь ярымлык улы Әмирнең язмышына Төмән, Якутск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр, шулай ук Канада, Германия, Израиль, Чехия, Франция һәм Австралия гаиләләре битараф булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100