news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онкология авыруларыннан «Лина М» препараты беренче клиник сынаулар уза

Онкология авыруларны дәвалау өчен «Лина М» компаниясе препараты өч кирәкле клиник сынауның беренче фазасын уза. Бу хакта ТАСС РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән яза. Министрлыкта препаратның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында сөйләргә иртәрәк, дип белдерәләр.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елда «Лина М» белән чит ил инновацион препараты технологиясен эшләүгә дәүләт контракты төзелгән. Әмма теркәлгән очракта да ул оригиналь дә, инновацион да булмас иде. Әмма, һичшиксез, социаль әһәмияткә ия була ала. Ведомство раславынча, фәнни-тикшеренү һәм сынау срогы алты елдан артып киткән, әмма кулланучылар кыйммәтен тәкъдим итүче нәтиҗәгә ирешелмәгән.

Судка кадәр көйләүдән соң сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мәскәүнең Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән, ул 2024 елда контрактны өзгән һәм бюджет акчаларын кире кайтарырга карар чыгарган. Апелляция суды контракт өзелүен раслады, ләкин түләтү суммасын кыскартты.

Ведомствода ассызыклаганча, препаратның нәтиҗәлелеген тикшерүләрнең барлык этаплары тәмамланганнан соң гына бәяләргә мөмкин. Куллануга дәүләт реестрына кертелгән дарулар гына рөхсәт ителә. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шулай ук үзебезнең җитештерүчеләргә дарулар эшләү һәм чыгаруның барлык этапларында ярдәм итүен дәвам итүен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100