news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Онкологик авырулары булган балаларга - Кыш бабай күчтәнәчләре
Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар өчен – бәйрәм көне
Скопировать ссылку
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар өчен – бәйрәм көне. Казандагы Анжела Вавилова исемендәге фонд алар өчен “Кыш бабайга хатлар” исемле хәйрия акциясен үткәрә.
Анжела Вавилова фонды 2003 елның мартында оеша. Аның житәкчесе булган Владимир Вавиловның Анжела исемле кызы лейкемия авыруыннан вафат була. Әтисе, кан авыруыннан балаларны дәвалауга кирәкле акча җыю максатыннан, әнә шундый хәйрия фонды оештырырга карар кыла. Бүген әлеге фонд тарафыннан күп санлы хәйрия акциясе уздырылып килә. 2006 елда фонд “2006 ел – Россиядә хәйрия елы” милли инициатива комитеты Дипломы белән бүләкләнә.
Фонд җитәкчесе Владимир Вавилов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә онкогематология бүлегендә 39 бала ята. “Кыш бабайга хатлар” акциясе кысаларында аларны һәм Яңа ел каникуллары вакытында өйләренә җибәрелгән тагын 10нан артык баланы Яңа ел бәйрәме белән котлыйлар. Балалар ел дәвамында Кыш бабайга хат язган була. Әлеге хатларда алар үз теләкләре, хыяллары турында яза, Кыш бабайдан нинди дә булса бүләк сорый. “Кемдер йомшак уенчык, кемдер конструктор, кемдер DVD-плеер, кесә телефоны сорап хат язган. Без республиканың мәрхәмәтле кешеләре, чит илләрдән безгә булышлык күрсәткән кешеләр ярдәме белән балаларның теләкләрен тормышка ашырырга тырышабыз”, - диде Владимир Вавилов.
Аның сүзләренә караганда, фонд онкогематология бүлегендә ятучы балалар өчен югары технологик медицина җиһазларын да сатып ала. Менә бүген дә яңа сатып алынган портатив УЗИ аппаратын бүлеккә тапшыру тантанасы үтә. Әлеге җиһаз баланың хәлен гел күзәтеп торырга, аны УЗИ бүлмәсенә алып бармыйча гына, яткан урынында тикшерергә мөмкинлек бирә. Җиһаз 1,5 миллион сум тора. Фонд шулай ук бала организмындагы физиологик күрсәткечләрне күзәтергә мөмкинлек бирә торган мониторларны да сатып ала. Әлеге мониторлар авыр хәлдәге балалар яткан бүлмәләрдә куелган. Владимир Вавилов хәбәр иткәнчә, 2010 елның 15 февралендә бөтен дөньяда яман шеш авыруы булган балалар көне билгеләп үтелә. Моны истә тотып, фонд гыйнвар-февраль айларында республикабызда берничә хәйрия акциясен уздырырга ниятли.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot