news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онколог яман шешнең җиде билгесен атаган

Симптомнар барлыкка килү белән табибка күренергә һәм анализлар тапшырырга кирәк.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). «Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе федераль фәнни-клиник үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе клиник онкология бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Абашин яман шеш үсеш алуда җиде симптомны атаган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Яман шешнең төп билгесе – гадәти булмаган кан китү, шулай ук тән яки органнарның барлык өлешләрендә хасил булган бүлендекләр. Шулай ук тәндә шешләр, кабарчыклар, төерләр барлыкка килүенә дә игътибар итәргә кирәк.

Озак төзәлми торган яралар яман шеш үсеш алуы хакында искәртергә мөмкин. Сидек куыгы яки эчәклекнең эшчәнлеге бозылуын да игътибарсыз калдырырга ярамый.

Ризык йоту белән бәйле проблемалар, ютәл, тамак карлыгу да ачык симптомнар булып тора. Шулай ук миңнәрдәге үзгәрешләрне дә күзәтергә кирәк.

Югарыда санап үтелгән симптомнар башка авырулар хакында да сөйләргә мөмкин. Үзегездә әлеге билгеләрне тапсагыз, табибка күренергә һәм анализлар тапшырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100