news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онколог яман шеш очракларының арту сәбәбен атады

Онкологик авырулардан интегүче пациентларның гомуми саны диагностиканың яхшыруы һәм гомер озынлыгы үсү аркасында арта, шул ук вакытта яман шеш яшәрә дип әйтү дөрес түгел. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Блохин исемендәге онкология Илкүләм медицина тикшерү үзәге федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары, хирург-онколог Александр Петровскийга сылтама белән хәбәр итә.

The Wall Street Journal газетасы элегрәк хәбәр иткәнчә, галимнәр дөньяда яшьләр арасында яман шеш очракларының артуын теркәгән.

«Рак яшәрә дип әйтү дөрес түгел. Яман шештән интегүче пациентлар саны арта. Олылар арасында – күбрәк, яшьләр арасында – азрак. Бу гомер озынлыгы арту – диагностика үсү белән бәйле рәвештә барлык яшь төркемнәрендә бертөрле үсеш», - диде Петровский.

Яман шеш белән авыручыларның уртача яше 60 яшьтән узып китә, дип искәртте табиб.

Белгеч сүзләренчә, онкология авыруларының саны артуында икенче сәбәп – скрининг программалары үсеше. Шулар ярдәмендә күп санда яман шеш очраклары ачыклана, шул исәптән иртә стадияләрдә дә, дип билгеләп үтте Петровский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100