news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онколог: Колбаса һәм сосиски ашау яман шеш килеп чыгу куркынычын арттырырга мөмкин

Колбаса һәм сосиска куллану ашказаны һәм эчәклек яман шеше, ашказаны-эчәклек тракты авырулары үсешенә китерергә мөмкин. Бу хакта «Татарстан хәбәрләре» сюжетында Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Айрат Игламов сөйләде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, иң популяр саналган колбаса җитештерүчеләр, кагыйдә буларак, ГОСТ буенча эшли, шуңа күрә аларның ризыгы сәламәтлек өчен куркынычсыз. Әмма башкаларның продукциясе, бигрәк тә ясалма ризык, аппетитны гына түгел, ә кеше сәламәтлеген дә бозарга мөмкин.

«Ыслаганда канцерогеннар барлыкка килә һәм бу ашказаны, эчәклек, туры эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычын арттырырга мөмкин», — дип аңлатты Игламов.

Кайбер колбаса маркаларында крахмал, тәм көчәйткечләр һәм башка химик матдәләр табылган.

«Бу компонентларны сыеклыкта эретеп, колбаса продукциясен хәтерләтә торган продукция ясарга мөмкин», — диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова.

Экспертлар фикеренчә, колбасада ит 15 процент чамасы гына бар, яртысын тире, сөякләр һәм эчәклекләр кебек субпродуктлар тәшкил итә. Шуңа күрә экспертлар сатып ала торган әйбернең маркасына игътибар белән карарга һәм колбасаны рационга бик еш кертмәскә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100