news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Онкогематология бүлегендәге балалар янгын частендә экскурсиядә булачак
Чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган декада кысаларында уздырыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Бүген лейкемия белән авыру балаларга Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия ярдәме фонды ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар өчен “Казаноргсинтез” ААҖнең янгын частенә экскурсия оештыра, дип хәбәр итә ТР Хәйрия эшчәнлеге советының мәгълүмат үзәге.
Чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган декада кысаларында уздырыла.
Балаларны Кызыл әтәч катнашында күңелле спектакль, тәм-томнар белән чәй табыны көтә. Ә төп сюрприз – янгын техникасын һәм югары катлаулылыктагы янгынны сүндерү буенча коткаручылар эшен күрсәтү. Янгынны сүндерү өчен сиптерелгән суның биеклеге 10 катка кадәр җитә. Мондый тамашаны 9 ай элек хастаханәнең онкостационарындагы 20дән артык бала күргән инде, аннары алар хис-кичерешләре бирегә килә алмаган дуслары белән уртаклашкан.
Кызганычка күрә, узган экскурсиядән алып онкостационардагы балалар саны тулысынча диярлек алышынган. Яман шеш диагнозы куелган балалар тагын бик күп килгән. Авыру рецидивы булып, күпкә көчлерәк химиотерапия таләп ителгән балалар бар. Мондый очракларда бердәнбер юл – җелекне күчереп утырту. Операция уңышлы үтсен өчен балага махсус аппаратта нурландырылган донор каны агызылырга тиеш.
“Кан биреп, кеше гомерен саклап каласың” республика хәйрия акциясе кысаларында донор канын нурландыру аппаратын сатып алуга 0,5 миллион сумнан артык акча җыелган инде. Билгеле булганча, аның икенче этабы 15 майдан 14 июньгә кадәр дәвам итә.
Шулай ук лейкемиядән җәфа чигүче балалар ярдәм Фонды донор канын нурландыру аппараты сатып алуга акча җыю өчен “Чын бүләк” акциясе игълан иткән иде, соңрак ул “Тормыш чишмәсе” ирекле хәрәкәтенә әверелде. 200 мең евролык аппаратны сатып алу фондның төп максатына әйләнде.
Хәзер авыру балаларга һәркем ярдәм итә ала. Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләсә нинди кәрәзле элемтә операторыннан 5075 номерына “Дети” дигән СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. СМСның бәясе – 30 сум. Җыелган акчалар RADGIL аппаратын сатып алуга тотылачак.
Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов сүзләренә караганда, бәйрәмнәр уздырып, без балаларга шатлык, ә аппарат сатып алып тормыш бүләк итәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot