news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онкодиспансер табиблары пациентның ботында зур шешне кечкенә кисем аша алган

Онкодиспансер табиблары пациентның ботында зур шешне кечкенә кисем аша алган
Фото: Республика онкологик клиник диспансеры матбугат хезмәте

Профессор М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансеры табиблары пациентның ботында кечкенә кисем аша алма зурлыгында шешне алган. Әлеге югары технологияле операция турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациент хастаханәгә простата бизе аденомасы белән мөрәҗәгать итә. Шеш күләме 120 куб сантиметрдан артып киткән. Мондый үлчәмдәге шеш бик зур санала һәм өзлегүләр ихтималлыгын арттыра.

Вазгыятьне пациентның башка авырулары да кискенләштергән. Инфаркт, инсульт, механик аорталь клапан һәм кан тамырлары атеросклерозы кичергән ир-ат даими рәвештә антикоагулянтлар эчеп торган, шуңа ачык операциядә кан китү куркынычы да янаган, ә дарулар эчмәсә, тромбоз ихтималы булган.

Бу очракта рентгенэндоваскуляр хирурглар, онкологлар һәм кардиоонкологларның уртак тырышлыгы соралган. Мультидисциплинар консилиумда белгечләр операцияне кечкенә кисем аша ясап карарга дигән карарга килгәннәр.

Пациентның бот артериясендә кисем аша гомуми наркозсыз гына простатик артерияләренә эмболизация үткәргәннәр. Ягъни, микрокатетер аша рентгенэндоваскуляр хирурглар шешне «туендырып» торучы кан тамырын билгеләп, махсус микроэмболлар ярдәмендә ул юлны «япкан». Кан белән тәэмин итү туктагач, аденома акрынлап кечерәя башлый.

Төрле белгечлек табибларының уртак эше өзлегүләр куркынычы зур булган пациент өчен иң кулай дәвалау тактикасын сайлаган. Пациент бик тиз тернәкләнеп, хастаханәдән өенә кайтырга әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot