news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Геннадий Онищенко: Киләчәктә Россия индивидуаль белем бирү системасына күчәргә мөмкин

Россия киләчәктә индивидуаль белем бирү системасына күчәргә мөмкин, анда уку программалары һәр баланың үзенчәлекләренә һәм сәләтләренә карап төзеләчәк. Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, киләчәктә укучыларның интеллектуаль параметрларын билгеләүгә нигезләнгән укыту модельләре булдырылырга мөмкин.

«Әлбәттә, кайчан да булса без һәр баланың ай-кьюсын үлчәп, аның өчен үз программасын әзерләп, индивидуаль белем бирү системасына күчәчәкбез», – дип искәртте академик РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Ул ачыклык керткәнчә, мондый алым мәктәп укучыларына күбрәк игътибар таләп иткән дисциплиналарга басым ясарга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, математиканы уңышлы үзләштерүче укучы бу фән буенча дәресләр санын киметә һәм гуманитар фәннәргә күбрәк вакыт бирә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot