Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онищенко Россиянең алты көнлек эш атнасына күчүен яклады
Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко илнең алты көнлек эш атнасына күчүе өчен чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бу икътисад үсеше өчен кирәк, ә гражданнарның кәефендә мондый график чагылыш тапмаячак. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.
«Бик яхшы, без икътисадны күтәрергә җыенабыз икән, күптән вакыт. Сәламәтлеккә килгәндә – бернинди проблемалар да юк», - дип шәрехләде Онищенко.
Элегрәк эш графигы темасын РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков шәрехләгән иде. Министр аңлатканча, гамәлдәге нормалар инде үзгәрүчән расписание билгеләргә мөмкинлек бирә: эш бирүче белән килешү буенча хезмәткәрләр атнага дүрт һәм алты көн эшли ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз