news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онищенко Россиягә коронавирусның яңа штаммын кертү куркынычын бәяләде

АКШ, Канада һәм Европада табылган коронавирусның яңа штаммын Россиягә кертү ихтималы югары, әмма галимнәр мөмкин булган куркынычка әзер. Бу хакта РИА Новостига РФА академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хәбәр итте.

Элегрәк «Известия» газетасы белгечләргә һәм фәнни язмаларга сылтама белән коронавирусның PJ 2.1. штаммы якын арада Россиядә дә барлыкка килергә мөмкин яисә бу штамм илдә инде бар, әмма әлегә идентификацияләнмәгән генә дип хәбәр иткән иде.

Онищенко билгеләп үткәнчә, вируслар даими рәвештә үзгәрә, галимнәр барлык яңа мутацияләрне игътибар белән күзәтә, шул исәптән коронавирусны да. Аның сүзләренчә, COVID-19 вируслар һәм микроорганизмнар төркеменә кертелгән инде.

Академик ассызыклаганча, вирусның яңа штаммы барлыкка килеп чыккан очракта Россия кирәкле вакцинаны эшли алачак һәм халыкны оператив рәвештә вакцинацияли башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot