Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онищенко ни өчен дүрт көнлек эш атнасы кирәк түгеллеген аңлатты
Россия гражданнары дүрт көнлек эш атнасына күчкән очракта, буш вакытларында ни белән шөгыльләнергә белмәячәк. Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко «ТАСС» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Менә күз алдына китерегез: атнаның җиде көне бар, шуның дүрт көнендә эшлибез, ә калган өч көнендә үзебезне кая куярга белмичә баш ватачакбыз», – дип белдерде ул.
Шул ук вакытта академик россиялеләрнең гомумән ял итә белүенә шик белдерде.
Моннан тыш, Онищенко фикеренчә, дүрт көнлек эш атнасын кертү җитештерү темплары төшү сәбәпле ил икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шулай да, академик эш атнасын кыскарту мөмкинлеген бөтенләй үк кире какмады, әмма бу бары тик тиешле технологияләр кулланышка кертелгән очракта гына була алачак дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз