news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онищенко: Менингококктан вафат булган кызны шунда ук хастаханәгә озатырга кирәк иде

Онищенко: Менингококктан вафат булган кызны шунда ук хастаханәгә озатырга кирәк иде
фото: sputnik-abkhazia.ru

Эпидемиолог, РФ Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко менингококк инфекциясеннән вафат булган кызны, әти-әнисенә бирмичә, шунда ук хастаханәгә озатырга кирәк иде, дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Аны шунда ук әти-әнисенә бирмичә, хастаханәгә алып барырга кирәк иде. Җитмәсә, йогышлы авыру эләктерүенә бәйле шик тә булган», – дип аңлатты ул.

Академик шулай ук мондый вазгыятьтә баланың хәлен дөрес бәяләү һәм аңа медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.

Элегрәк Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Бөгелмә лагеренда хәле начарайган 12 яшьлек кызның үлеме тирәсендә килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, менингококк инфекциясенең үзенчәлекләре турында сөйләгән иде.

Искәртеп үтәбез, 1 ноябрьдә кыз лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә яшь пациентның йөрәге тибүдән туктаган. Башлангыч диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров вазгыятьне шәхси контролендә тотуы турында хәбәр итте. Бөгелмә Үзәк район хастаханәсе базасында балаларга менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot