Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онищенко йөз яшькә кадәр ничек яшәргә икәне турында сөйләде
Начар гадәтләрдән баш тарту, спорт белән даими шөгыльләнү, дөрес туклану һәм гриппка каршы вакытында прививка ясату кешенең гомерен 100 елга кадәр җиткерергә мөмкин, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко.
«100 яшькә кадәр яшәү өчен сәламәтлегеңне сакларга, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, спорт белән шөгыльләнергә, күп йөрергә, нормаль тукланырга һәм гриппка каршы прививка ясатырга кирәк», - диде Онищенко.
Ул билгеләп үткәнчә, озак яшәү өлкәсендә органнар үстерү актуаль юнәлеш алып тора. Академик сүзләренчә, биоинженер технологияләре актив үсә.
«Әлегә без көтеп утырмыйк, ә сәламәтлегебез белән шөгыльләник», - дип ассызыклады Онищенко.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз