news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Онищенко гомерне кыскарта торган авыруларны атады

Йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм эндокрин системасындагы авырулар гомер озынлыгына йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко белдерде, дип яза «РИА Новости».

Эксперт сүзләренчә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче кешеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар лидерлык итә. Статистика күрсәткәнчә, алар озак яшәми.

Икенче урында яман шеш авырулары.

Өчлекне эндокрин системасындагы авырулар йомгаклый.

«Болар гомерне өзә торган өч төп төркем», - дигән Онищенко.

Академик билгеләп үткәнчә, теләсә нинди авыру, хәтта борынга томау төшү дә, сәламәтлекнең гомуми торышына йогынты ясый, бигрәк тә дәвалауны вакытында башламасаң. Һәрвакыт белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot