Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онищенко чәршәмбене атнаның иң продуктив эш көне дип атады
Кеше биоритмнары күзлегеннән караганда, чәршәмбе – иң нәтиҗәле эш көне. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдергән.
«Биоритмнар дигән төшенчә бар. Алар тәүлеклек, атналык, еллык, айлык була. Бер яки ике көн ял иткәннән соң, дүшәмбе-сишәмбе күтәрелеш бара – физик, психик, когнитив, әлбәттә, интеллектуаль эшчәнлектә», - диде Онищенко РИА Новости белән әңгәмәдә.
Академик сүзләренчә, пәнҗешәмбе көнне активлык кими башлый. Шимбә һәм якшәмбе күпчелек кешеләр өчен хезмәт җитештерүчәнлеге булмаган ял көннәре булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз