Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Онищенко Яңа елга экзотик илләргә бармаска киңәш итте
Климатның кинәт алышынуы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәренә экзотик илләргә бармаска киңәш ителә, чөнки климатның кинәт алышынуы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге баш санитар табиб Геннадий Онищенко җиткерә, дип хәбәр итә РИА Новости.
"Әгәр дә кемнеңдер каядыр бару мөмкинлеге бар икән, климатны кинәт алыштыру кирәкми. Бернинди Сингапурлар, Доминиканнар кирәкми, үз климатик поясыңда ял итәргә кирәк. Мәскәүләргә бәлкем Россиянең көньягына бару әйбәт булыр, ә бернинди экзотика түгел. Чукындыру бәйрәме алдыннан кайтып җитәргә, ә анда бездә һәрчак салкыннар.
Никадәр генә чыныккан булсаң да климатның кинәт алышынуы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар өчен. Авырулар да китереп чыгарырга мөмкин хәтта, дип белдергән Онищенко.
Ул һава әйбәт булганда күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз