news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Ренат Тимерҗанов белән хушлаштылар

Казанда Ренат Тимерҗанов белән хушлаштылар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген иртән Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Мәдәни үзәгендә 71 яшендә вафат булган Ренат Тимерҗанов белән хушлашу мәрасиме башланды. Аның белән хушлашырга туганнары, якыннары, элеккеге хезмәттәшләре, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң беренче булып Рөстәм Миңнехановка сүз бирделәр. ТР Рәисе озак елар Ренат Тимерҗанов белән шәхсән таныш булуын искәртте һәм ул полиция хезмәткәре нинди булырга тиешлегенә үрнәк иде, дип белдерде.

«Ул бөтен гомерен республикабызга һәм илебезгә хезмәт итүгә багышлады. Ул һәрвакыт үрнәк булды. Мин аны министрлыкта, аннары иминлек хезмәтендә эшләгән чагында шәхсән белә идем», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ул оешкан җинаятьчелек чәчәк аткан иң катлаулы елларны да хәтерли.

«Ул әлеге вәзгыятьне үзгәртә алды һәм бу аның үз һөнәренең остасы буларак зур роле иде. Һәм, әлбәттә инде, бу залдагыларның күбесе - хокук саклау органнары вәкилләре - аның белән бергә эшләде һәм зур ышаныч белән ул безгә үрнәк булды дип әйтә алалар. Ул Алтай краенда министрлыкны җитәкләде, аннары Татарстанга әйләнеп кайтты. Мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, дусларының олы кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без аны республикага һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге буларак беркайчан онытмаячакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шуннан соң ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров чыгыш ясады, 1998 елда ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгын җитәкләде һәм Ренат Тимерҗановны үзенең беренче урынбасары итеп билгеләде.

«Генерал Тимерҗановның бөтен тормышы - Ватанына, туган республикасына, законга, кешеләргә хезмәт итү, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәштән гыйбарәт булды. Ул физкультура укытучысыннан башлап Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор, кече лейтенанттан алып полиция генералына кадәр озын юл узды. Ул гомере буе гаделсезлек белән көрәште», - диде Әсгать Сәфәров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Ренат Тимерҗановка намуслылык һәм әдәплелек кебек сыйфатлар хас булуын билгеләп үтте.

«Ул һәрвакыт дошман юк ителергә тиеш дип саный иде. Ренат Зәкиевич кебек шәхес ярдәмендә ул чорда җинаятьчел төркемнәр дә, бандалар да тиешле җәзасын алды. Моңа ниләр бәрабәренә ирешелгәнен мин һәм ул вакытта аның янында булган кешеләр генә беләдер, мөгаен. Тәүлек буе эштә булу, йокысыз төннәр, даими стресс аның сәламәтлегенә йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә», – дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү һәм РФ субъектлары башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлекне координацияләү буенча баш идарә башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Ленар Габдрахманов Россия Эчке эшләр министрлыгы исеменнән зур югалту турында сөйләде.

«Тормыш юлы һәм һөнәри карьерасы сайлаган һөнәренә тугрылык үрнәге булган Ренат Зәкиевичнең вафатына бәйле рәвештә якыннары һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашам. Аның хезмәт стажы өч дистә елдан артып китә. 1978 елда ул хезмәт юлын милициядә участок инспекторы булып башлый, анда беренче тапкыр иң яхшы сыйфатларын һәм гадәттән тыш сәләтен күрсәтә. Зур тәҗрибәсе һәм Россияне нык яратуы аңа җитәкче сыйфатында җаваплы вазифаларда уңышлы эшләргә ярдәм итте. 1998 елда ул Татарстан Республикасы эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Аның бөтен тормышы хезмәт бурычын үтәүнең, сайлаган эшкә тугрылыкның, илебез территориясендә хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүнең камил үрнәге булып тора», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үз чиратында, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Ренат Тимерҗановның йөзләгән намуслы профессионаллар тәрбияләвен билгеләп үтте.

«Ренат Зәкиевичнең вафатына бәйле рәвештә чын күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Эчке эшләр министрлыгы структураларында эшләп, ул йөзләгән намуслы профессионаллар тәрбияләде, Татарстанда һәм соңыннан Алтайда җинаятьчелеккә каршы уңышлы көрәште. Аннары Татарстан буенча баш федераль инспектор һәм республика Премьер-министры ярдәмчесе вазифасында Татарстан файдасына эшләвен дәвам итте», – дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң соңыннан Ренат Тимерҗановның улы сүз алды. Ул әтисенә ярдәм иткән һәм гомер буе аның янында булган һәркемгә рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot