news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Он тарттыручылар ипи пешерә торган бодай оны дефициты турында борчыла

Россия он тарттыручылары һәм ярма эшкәртү оешмалары союзында дефицитны бодайның түбән класслысына алыштырырга туры киләчәген хәбәр итә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россия он тарттыручылары быел бодайның түбән сортлы булуыннан борчылуларын белдерәләр, дип хәбәр итә Интерфакс. Ипи пешерү оны өчен кирәк булган 3 класслы бодай буенча дефицитны алар 12,6 млн тонна итеп билгелиләр.

"Быел без мул уңыш турында фаразлаулар ишетәбез, әмма күпчелек бөртек түбән сортлы” - дип белдергән Россия он тарттыручылары һәм ярма эшкәртү оешмалары союзы президенты Аркадий Гуревич сишәмбе көнне Мәскәүдә ончыларның 12нче съездында. Аның сүзләренчә, бөртекнең сыйфаты елдан-ел начарлана. Быел да он тарттыручылар шул ук проблема белән очраша.

Берлек башлыгы аңлатып үткәнчә, 2012 елда тулаем уңыштан 3 класслы җитештерелгән бодай 48,2 процентка, 2013 елда 38,5 процентка, 2014 елда - 34,2 процентка, ә 2015 елда 33,2 процентка кадәр төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2016 елның 1 сентябренә әлеге бодай бары 18 процент кына җыелган. 3 класслы бодай куәте буенча уртача, пешерү үзенчәлекләре яхшы булган иң кыйммәтле чимал. Аңардан ипи яхшы сыйфатлы булып пешә. Аңа көчле бодай кушу кирәкми, ә түбәнрәген кушу яхшы нәтиҗә бирми.

Гуревич сүзләренчә, 3 класслы бодай буенча дефицит 12,6 млн тоннаны тәшкил итә.

"3 класслы бодайны ни белән алыштырырбыз? Түбән сортлы бодай белән алыштырып булырмы, ярыймы, юкмы - дискуссия шул хакта", - дип белдергән Гуревич. - ГОСТ проекты эшләнде, кабул ителде дисәк тә ярый инде. Анда хәтта 5нче класслы бодай (фураж - ИФ) белән алыштыру да рәсми рәвештә әйтелә, әгәр дә инде ул он тарттыруга куелган таләпләргә туры килсә һәм зарарланган булмаса".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100