Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омскиның “Заман” үзәге татар композиторларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздыра
Декабрь аенда узачак чара Салих Сәйдәшев иҗатына багышланачак.
(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Омскида “Заман” музыкаль-әдәби кунакханәсе актив эшли. Аны “Милли мәдәниятләр залы” китапханәсе белән берлектә шәһәрнең “Заман” татар-мәдәни үзәге оештыра. Якын арада татар композиторларына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр уздыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова хәбәр итте. Ул бу чараларның максаты яшьләрдә үз мәдәниятләренә, теленә карата ихтирам уяту булуын билгеләп узды.
“Без төрле очрашуларга ветераннарны сирәк җәлеп итәбез. 9 нчы Май, Сабан туе вакытында, Өлкәннәр көненә генә чакырабыз да шуның белән бетә. Ә алар арасында бит бик оста сөйләүче иҗади шәхесләр бар. Шуңа күрә, нигә әле аларны чакырып берәр чара үткәрмәскә, дип уйладык”, - дип белдерде Чулпан Фәхретдинова һәм кичәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырылачагы турында әйтте.
Үзәктә декабрь аенда узачак әдәби-музыкаль кичәне татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышлау ниятләнә. Чулпан Фәхретдинова кичәдә катнашучыларның татар шагыйрьләренең татар һәм рус телләрендә шигырьләре белән дә чыгыш ясаячагын әйтте. “Муса Җәлилнең шигырьләрен бик сәнгатьле укучы 85 яшьлек Нариман бабай бар. Аңа да сүз бирәчәкбез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз